Апрель үзгәрешләре: кемгә – акча, кемгә – ял
1 апрельдән илдә кайбер үзгәрешләр гамәлгә керде.Бу айда дүрт миллионга якын россияленең пенсиясе артачак. Айлык акча 2 процентка индексацияләнә. “Артканнан соң, социаль пенсиянең уртача күләме – 9 мең 266 сум, инвалид балаларныкы – 13 мең 674 сум, балачактан беренче төркем инвалидларныкы 13 мең 812 сум тәшкил итәчәк. Сугышта җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калучыларның айлык акчасы уртача – 31 мең 300 сум, ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарыныкы 37 мең 400 сумга кадәр үсәчәк”, – дип хәбәр итә Россия Пенсия фонды.